Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Табигать һәм кеше
15 ноябрь 2019, 17:00

Планета үзебезнең кулларда

Планета үзебезнең куллардаГимназиядә каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә реформа һәм чүпне аерып җыюга багышланган экология атналыгы үткәрелде.

Планета үзебезнең кулларда

Гимназиядә каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә реформа һәм чүпне аерып җыюга багышланган экология атналыгы үткәрелде.

Биология укытучылары Татьяна Кузнецова һәм Ира Султанова оештырган чараларда җиденче сыйныф укучылары актив катнашты. Тугызынчы-унынчы сыйныфлар өчен үткәрелгән «Чиста су лабораториясе» дәресләре балалар өчен практик яктан аеруча файдалы булды. Һәр укучы тикшерү юлы белән үзләренең коесыннан яки скважинадан алып килгән суның катылыгын билгеләде, аның кеше сәламәтлеге өчен файдасы һәм зыянын бәһалады.

Атна барышында балалар күп яңа нәрсә белде. Мәсәлән, бишенче-унынчы сыйныфларда үткәрелгән экологик диктант табигатькә сакчыл мөнәсәбәт, туган ягыбызның үсемлекләрен һәм җәнлекләрен саклау кирәклеген искәртте.

Кече сыйныфлар өчен тирә-юнь мохиткә янаучы хәвеф һәм аларны бетерү юллары рәсем сәнгате укытучысы Айгөл Абдуллина оештырган рәсемнәр конкурсында чагылдырылды. Ирина Салытова үткәргән экология дәресе шулай ук файдалы булды.

Атнаның йомгаклау көнендә барлык сыйныфларда укучыларда чүпне аерым җыю буенча экологик культура формалаштыруга юнәлтелгән дәресләр үткәрелде.

1нче урта мәктәптә дә экология мәсьәләләренә җитди игътибар бирелә. Биредә биология укытучысы Эдуард Алимбеков һәм Әнифә Гыйзетдинова кызыклы һәм мавыктыргыч ачык дәресләр үткәрде. Укучылар су, туфрак һәм һаваны чиста тотарга ярдәм итүче файдалы әйберләр турында сөйләделәр.

Район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин, гимназия һәм 1нче урта мәктәптә булып, балалар белән очрашты. Әңгәмә барышында ул туган җиребездә чисталык һәм тәртипнең һәркайсыбызга бәйле булуын билгеләде.

Һәр мәктәптә район җитәкчесенә белем бирү учреждениеләренә урнаштырылган экобоксларны күрсәтте.

Читайте нас: