Яңа көн
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Буыннар бәйләнеше

Буыннар бәйләнеше


Өйрәнү-тәҗрибә участогындагы җимеш агачлары тирә-якка ямь биреп утыра. Биек булып үскән карт алмагачларның 50 еллык тарихы бар – аларны 1960 елда укытучылар һәм укучылар утырткан. Алар күпме буын балаларын тәмле җимешләре белән сыйлаганнар, тирә-якка матурлык, яшеллек чәчкәннәр. Бүген бакчаны шушы күркәм агачлардан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел.
Һәм менә, изге эшләр традициясен дәвам итеп, янәшәдә яңа тәҗрибә участогы барлыкка килде. Бу көнне бакчадагы биниһая зур мәйдан умарта күчен хәтерләтте: берәүләр җир казыды, икенчеләре үсентеләр китереп торды, өченчеләр аларны изге теләкләрен тели-тели утыртты.
Республикабызның 100 еллыгына багышлап йөз агач утырткан көн гүзәл бер мизгел булып күпләрнең хәтерендә калыр. Ә инде илле ел буе мәктәпне ямьләгән алмагачлар янында яшьләре дә гөрләп үсеп китәр әле, аларны кадерләп, саклап үстерергә генә кирәк. Изге гамәл, эшләр белән яшәгән җирен бизәгән кеше олы хљрмәткә лаек.
Берне киссәң, икене утырт, дигән бит халкыбыз. Алдагы көннәрдә дә агач утыртуны дәвам итәчәкбез. Үсентеләрнең һәрберсен баладай карап үстерәбез, агротехник чаралар кулланып, тәрбияләп торабыз. Мондый чаралар балаларга экологик белем һәм тәрбия бирүдә булышлык итә.
Форсаттан файдаланып, агач утыртуда катнашкан ветеран укытучыларга, эшкуар Флњр Муллаяновка гәзит аша олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезгә корычтай саулык, гаилә бәхете, тормышыгызда зур уңышлар телибез.

Гүзәл САФИНА, укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары.

Читайте нас: