Яңа көн
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Һәркем агач утыртсын

Табигать һәм без

Һәркем агач утыртсын


Бүген, аеруча шәһәрләрдә, кешеләр тузан, зарарлы газлар сулый. Агачлар һаваны сафландырырга һәм кешенең гомерен саклап калырга булышлык итә. Чөнки урманнар – ул матурлык кына түгел. Үсемлекләрнең кеше һәм гомумән планета өчен әһәмияте бәһалап бетергесез.

Хәзерге заманда җиребездә ел саен Бљекбританиягә тиң мәйданда урманнар киселә. Ә янгыннар күпме урманны юк итә!? Куе урманнар чүлгә әйләнә... Авылыбызның аксакалы Вил Нургалиев билгеләвенчә, «җир пеләш башлы кешегә охшый башлады».

Пеләшләнгән уртак йортыбызга ничек ярдәм итәргә соң? Агач утыртырга! Бакча, аллея, парк, җилдән саклаучы агач полосалары, урманнар рәвешендә. Мисалга, һәр авыл биләмәсендә гаилә коручыларның агач утыртуы, Яшьләр аллеясе барлыкка китерү гадәте булдырырга мөмкин.

Мәктәптә укыган чакта безне яз һәм көзләрен агач утыртуга җәлеп итә иделәр. Бүген күмәк агач утырту өмәләре сирәк оештырыла.

Табигать гарасатлары турыдан-туры кеше эшчәнлегенә, атап әйткәндә, урманнарны кыруга бәйле дип уйлыйм. Һәр акыллы адәм, хәлне аңлап, даими агач утыртырга тиештер дип исәплим. Һәр киселгән агач урынына кайда да булса яңасы үсәргә тиеш.

Җитәрлек агач утырту Җирдәге һәм аның тирәсендәге киңлектәге температураны нормага китерәчәк, тотрыклы климатны кайтарачак.


Гөлчәчәк ЯҺУДИНА, Бакай авылы.

Читайте нас: