Яңа көн
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Табигать һәм кеше
23 гыйнвар 2019, 17:15

Чишмәне төзекләндерделәр

Чишмәне төзекләндерделәр


Уфа шәһәре волонтерлары башлангычы белән Кушнаренко авылының Тау төбәгендәге чишмә төзекләндерелде.
Республикабыз башкаласыннан ун кешедән торган төркем килде. Алар – укучы һәм студентлар түгел, ә бәлки, җаваплы вазыйфаларда эшләгән кешеләр. Араларында якташларыбыз да бар. 1нче Кушнаренко урта мәктәбен тәмамлаган Юрий Лешуков волонтерлык ярдәме урынын сайлаганда Тау төбәгендәге чишмәне тәкъдим иткән. Бу су чыганагы тирәсен өрәңге баскан, өстендәге бурасы черегән, япмасыннан яңгыр үтә, ишеге каерылган, капкачы юк.
– Тирә-юнь мохитнең пычрануы һәр кешене борчырга, бу мәсьәләне хәл итүдән беркем дә читтә калмаска тиеш. Үзебез яшәгән урындагы чүп-чар безнең табигатькә, үз-үзебезгә мөнәсәбәтебезне чагылдыра бит, – ди волонтерлар.
Уфалылар такта, кадак, эш коралларын үзләре белән алып килгән. Берәүләр кое суын түгәргә, икенчеләр агач ботакларын кисәргә, өченчеләр кое капкачы ясарга кереште. Волонтерлар бураның тышын һәм эчен чистартып, махсус эремә белән эшкәрттеләр. Аннан бура өстендәге япманы алыштырдылар.
Саф һавада берничә сәгать эшләү нәтиҗәсендә планлаштырылган барлык эшләр үтәлде. Хәвефсезлек максатында чишмәнең капкачына һәм ишегенә йозак куйдылар. Хәзер чишмә, челтерәп агуын дәвам итеп, кушнаренколыларны сөендерәчәк.

Читайте нас: