Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
17 октябрь 2022, 09:43

«Ак кош» турниры

Спорт «Ак кош» турниры Уфа шәһәрендә тренер И. М. Попова истәлегенә багышланган нәфис гимнастика буенча «Ак кош» хәйрия турниры үтте. Анда Уфа, Бөре, Нефтекама шәһәрләреннән төрле яшьтәге 300дән артык спортчы катнашты.

«Ак кош» турниры
«Ак кош» турниры

 

Безнең район данын тренер укытучы, СССР спорт мастеры Любовь Шәрәфетдинова җитәкчелегендә кызлар яклады.

Яшь гимнасткаларыбыз сынатмады. Азалия Тимергалиева – алтын, Карина Рәҗәпова, Илвина Исмәгыйлева һәм София Шәрәфетдинова көмеш медальгә лаек булдылар.

Тренер һәм команданы уңышлы чыгышлары белән тәбриклибез һәм яңадан-яңа уңышлар телибез.

Денис БУЗАНОВ, балалар спорт мәктәбенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары.

«Ак кош» турниры
«Ак кош» турниры
Читайте нас: