Яңа көн
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
12 август 2022, 11:39

Тәгәрмәчләрегез җырлап әйләнсен!

Спорт Тәгәрмәчләрегез җырлап әйләнсен! Җәй велосипед спорты белән шөгыльләнүчеләр өчен иң кызу чор булуына беркем дә шикләнмидер, мөгаен. 29 июльдән 31енә кадәр Белорет шәһәрендә уналты-унҗиде яшьлек һәм аннан да кечерәк егетләр һәм кызлар арасында шосседа велосипедта узышу буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге үтте. Әлеге ярышта да безнекеләр уңышлы чыгыш ясады.

Тәгәрмәчләрегез җырлап әйләнсен!
Тәгәрмәчләрегез җырлап әйләнсен!

 

Район данын тренер-укытучы Айдар Сәетов җитәкчелегендә балалар спорт мәктәбенең 14 тәрбияләнүчесе яклады.

Унике яшьлек егетләр катнашкан төркем ярышында да, боҗралы узышта да җиңүчеләр пьедесталының барлык баскычларын яшь кушнаренколылар яулады. Биредә иң яхшы нәтиҗәне Тимур Хәкимов күрсәтте, Артур Абдуллин – икенче, Эльхан Галәветдинов өченче урында.

Унбиш-уналты яшьлек егетләр арасында ярышларның ике төрендә дә Әмир Сәфәров дүртенче урынга чыкты.

Унөч-ундүрт яшьлекләр арасында Денис Спиридонов шулай ук ике төрдә дә өченче урынны яулады.

Кызлар арасында Карина Шәрәфетдинова төркем ярышларында бронза медальгә ия булды.

Яшь велосипедчыларыбызны һәм аларның тренерларын ихлас тәбриклибез. Тәгәрмәчләрегез җырлап әйләнсен! Спортта яңадан-яңа җиңүләр телибез.

Денис БУЗАНОВ, балалар спорт мәктәбенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары.

Тәгәрмәчләрегез җырлап әйләнсен!
Тәгәрмәчләрегез җырлап әйләнсен!
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: