Яңа көн
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
3 июнь 2022, 15:08

Кечкенә феялар

Спорт Кечкенә феялар Кушнаренко авылында нәфис гимнастика буенча балалар спорт мәктәбенең ачык беренчелеге үтте. Анда дүрт яшьтән тугыз яшькәчә 64 спортчы катнашты. Ярышка Уфа һәм Бөре шәһәрләре кызлары да килде.

Кечкенә феялар
Кечкенә феялар

 

 Бер минуттан чак кына озаграк дәвам иткән программа күрсәтү өчен яшь гимнасткаларга айлар буе тир түгәргә туры килә. Шушы мизгел эчендә тәнең һәм төрле җисемнәр белән идарә итә белү осталыгыңны тулысынча күрсәтеп өлгерергә кирәк.

Тренер-укытучы, СССР спорт мастеры Любовь Шәрәфетдинованың тәрбияләнүчеләре чираттагы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм лаеклы бүләк яуладылар.

Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларга медаль һәм грамота, шулай ук кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Денис БУЗАНОВ.

 

 

Кечкенә феялар
Кечкенә феялар
Читайте нас: