Яңа көн
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
6 апрель 2022, 15:13

Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы

Спорт Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы

Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы

Балалар спорт мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләре арасында спартакиада үтте. Укытучылар һәм тәрбиячеләр ике көн дәвамында үзләренең җитезлек һәм осталыкларын «Тизрәк! Югарырак! Көчлерәк!» булу омтылышын күрсәттеләр.

Ярышлар мавыктыргыч, спорт дәрте белән үтте. Командалар дулкынлану белән бүләкләү һәм спартакиаданы ябу тантанасына тезелде.

Ярашларда катнашучыларны мәгариф бүлеге начальнигы Рәмилә Ибәкова һәм балалар спорт мәктәбе директоры Ринат Хәмәтдинов котладылар.

Шахмат буенча шәхси исәптә гимназиядән Лениза Әминева һәм 1нче урта мәктәптән Закир Вәлиев чемпион булдылар. Илек мәктәбеннән Гөлназ Шәфыйкова, Иске Кормаштан Эльмира Шәяхова, Светлана Галимова һәм Азамат Асылов, 1нче урта мәктәптән Ләйсән Шикова, гимназиядән Гүзәл Нигъмәтҗанова бүләкле урыннарны алдылар.

Команда исәбендә 1нче урта мәктәп шахматчылары иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Иске Кормаш мәктәбе командасы – икенче, гимназия спортчылары өченче урыннарга чыкты.

Волейбол буенча гимназия командасы беренчелекне яулады. 1нче урта мәктәп спортчылары – көмеш, искекормашлылар бронза медальгә лаек булды.

Венера Арсланова, Рәфил Әюпов һәм Рәзим Мөхәммәдиев волейбол ветераны; Рөстәм Шәрәфетдинов, Ришат Нургалиев, Юлия Габдрәкыйпова, Наил Яримов, Флүрә Кәримова һәм Ләйсән Рәхмәтуллина кыйммәтле уенчы номинацияләрендә билгеләнделәр.

Барлык спортчыларга ярышта актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез.

Денис БУЗАНОВ, балалар спорт мәктәбенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары.

 

 

Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: