Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
24 март 2022, 15:07

Күңелле стартлар

Күңелле стартлар Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Һәр ата-ана баласын көчле, таза һәм сау-сәламәт итеп үстерергә тели. Мәктәп алдына да шундый бурыч куела.

Күңелле стартлар
Күңелле стартлар

Балалар спорт мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары спартакиадасы чикләрендә «Күңелле стартлар» үтте. Анда гимназия, 1нче Кушнаренко, Иске Кормаш, Калтай, Бакай, Карача-Елга һәм Илек мәктәпләре командалары катнашты.

Күңелле стартлар программасы биш сынаудан торды. Бу мавыктыргыч ярышның һәр этабы киеренке көрәштә үтте. Барысы да финишка беренче булып килергә омтылды.

Нәтиҗәдә Иске Кормаш урта мәктәбе командасы беренчелекне яулады. Кушнаренко урта мәктәбе укучылары икенче урынга чыкты. Гимназиянең яшь спортчылары өченче урынны алды.

Денис БУЗАНОВ,

балалар спорт мәктәбенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары.

 

 

Күңелле стартлар
Күңелле стартлар
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: