Яңа көн
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
17 март 2022, 15:51

Җиңүләр алда әле

Спорт Җиңүләр алда әле Нәфис гимнастика буенча районның ачык беренчелегенә Уфа, Нефтекама һәм Октябрьский һәм Бөре шәһәрләре спортчылары да килде.

Җиңүләр алда әле
Җиңүләр алда әле

Гимнасткалар төрле яшь категориясендә шәхси һәм төркем исәбендә чыгыш ясады. Судьялар коллегиясе спортсменнарның башкару техникасын һәм артистлык осталыгын билгеләде. Шәхси ярышларда 200дән артык гимнастка, төркемнәрдә 34 команда катнашты.

Тәҗрибәле спортчыларга кыршау, булава, тасма һәм туп арасыннан берсен сайлап алып чыгыш ясарга тәкъдим ителде. Ә иң нәниләр осталыкларын әйбер кулланмый гына күрсәтте. Күпләр өчен әлеге ярышлар аларның тормышларында беренчесе булды.

Район данын тренер-укытучы, СССР спорт мастеры Любовь Шәрәфетдиновада тәрбияләнүче кызлар яклады.

 Денис БУЗАНОВ, балалар спорт мәктәбенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары.

Җиңүләр алда әле
Җиңүләр алда әле
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: