Яңа көн
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
СПОРТ
1 март 2022, 10:00

Чаңгы юлында

Спорт Чаңгы юлында Башкортстан Республикасы укучылар спартакиадасы чикләрендә район мәктәпләре чаңгычылары арасында ярыш үтте.  Анда тугыз уку йортыннан иллегә якын спортчы катнашты.

Чаңгы юлында
Чаңгы юлында

Өч километрлы чаңгы юлына чыгу алдыннан үткәрелгән тантаналы линейкада балалар спорт мәктәбе директоры Ринат Хәмәтдинов һәм чаңгы буенча тренер-укытучы Айдар Сәетов егетләр һәм кызларны тәбрикләделәр һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен теләделәр.

Җиңүчеләр команда беренчелегендә һәм шәхси исәптә ачыкланды. Иске Кормаш урта мәктәбе командасы чемпион исемен яулады. Гимназия чаңгычылары – икенче, калтайлылар өченче урыннарны алды.

Кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәне Иске Кормаш урта мәктәбеннән Луиза Жужа күрсәтте. Гимназиядән Гүзәл Зарипова икенче урынга чыкты. Карача-Елгадан Дилара Сәетова өченче урынны алды.

Егетләр арасында 1нче Кушнаренко урта мәктәбеннән Алмаз Галиев финиш сызыгын беренче булып үтте. Иске Кормаш урта мәктәбе укучылары Данил Гыймазетдинов һәм Данис Сафин икенче һәм өченче урыннарда булды.

Җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучыларга грамоталар тапшырылды.

 Иң көчле чаңгычылар төбәк этабында катнашу өчен район җыелма командасы составына кертеләчәк.

Денис БУЗАНОВ, балалар спорт мәктәбенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары.

 

Чаңгы юлында
Чаңгы юлында
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: