Яңа көн
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
25 февраль 2022, 15:11

«Кристалл» – җиңүче!

Спорт «Кристалл» – җиңүче!

«Кристалл» – җиңүче!
«Кристалл» – җиңүче!

Әлшәй районының Раевка авылында унике-унөч яшьлек малайлар арасында «Алтын шайба» клубының республика финал ярышлары үтте. Анда Кушнаренко, Әлшәй, Благовар районнары, Уфа, Благовещен һәм Межгорье шәһәрләре командалары катнашты.

Һәр уен бик киеренке үтте. Нәтиҗәдә безнең «Кристалл» командасы финал ярышының җиңүчесе булды. Благовар районы командасы – икенче, Уфа шәһәренең яшь хоккейчылары өченче урыннарны алды.

Руслан Мәһәдиев иң яхшы һәҗүм итүче, Илназ Кәримов иң яхшы уенчы дип табылды.

Хоккейчыларыбызны һәм тренер Артур Хәбировны җиңү белән тәбриклибез һәм Түбән Новгород шәһәрендә үтәчәк Бөтенроссия ярышында да уңыш телибез.

Денис БУЗАНОВ, балалар спорт мәктәбенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары.

 

«Кристалл» – җиңүче!
«Кристалл» – җиңүче!
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: