Яңа көн
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
10 ноябрь 2021, 09:34

Көрәшчеләр көч сынашты

Спорт Көрәшчеләр көч сынашты

Көрәшчеләр көч сынашты
Көрәшчеләр көч сынашты

Советлар Союзы Герое Валентин Паширов исемендәге 1нче Кушнаренко урта мәктәбенең спорт залында балалар спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 9-11 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында грек-рим көрәше буенча беренчелек үтте.

Ул зур җиңүләр юлына аяк баскан яшь спортчылар өчен беренчесе булды. Көрәш Кушнаренко авылында егетләр арасында гына түгел, бәлки кызлар арасында да спортның популяр төренә әверелә бара. Республикада «Спорт көрәшен – мәктәпкә» проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 1нче урта мәктәптә махсуслаштырылган көрәш залы ачылды. Анда илледән артык укучы шөгыльләнә.

Спорт әзерлеге халыкара класслы спорт мастеры Рәфис Садыйков җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла.

Денис БУЗАНОВ,

балалар спорт мәктәбенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары.

Көрәшчеләр көч сынашты
Көрәшчеләр көч сынашты
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: