Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
9 ноябрь 2021, 09:15

Яңа җиңүләр көтәбез

Спорт Яңа җиңүләр көтәбез

Яңа җиңүләр көтәбез
Яңа җиңүләр көтәбез

Уфаның «Агыйдел» велосипедчылар үзәгендә республика узышчыларының имтиханнарга һәм сезонга әзерлеге дәвам итә. Башкортстан Республикасы җыелма командасына керү өчен кандидатлар сайлап алына.

Бәйгедә Кушнаренко балалар спорт мәктәбенең велосипед спорты бүлекчәсендә шөгыльләнүче Карина Шәрәфетдинова да (тренер-укытучысы Айдар Сәетов) катнаша.

Карина күп тапкыр төрле дәрәҗәдәге ярышларда чыгыш ясады. Җәен Белорет шәһәрендә үткән шосседа велосипедта узышу буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге үтте. Анда төрле шәһәр һәм районнардан йөздән артык спортчы катнашты.

Карина өч медаль яулады. Унбиш километрга төркемдә узышуда һәм ундүрт километрга шәхси ярышта җиңүче булды. Биш километрга узышуда көмеш медаль алды.

Яшь спортчыбызга яңа казанышларга ирешүен, шулай ук Башкортстан Республикасы җыелма командасы составына керүен телибез!   

 

Яңа җиңүләр көтәбез
Яңа җиңүләр көтәбез
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: