Яңа көн
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
27 октябрь 2021, 15:01

Көчлеләр һәм җитезләр

Спорт Көчлеләр һәм җитезләр

Көчлеләр һәм җитезләр
Көчлеләр һәм җитезләр

Балалар спорт мәктәбе стадионында бу көнне бик җанлы иде. Бирегә Советлар Союзы Герое Валентин Паширов исемендәге 1нче Кушнаренко урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары «Хезмәткә һәм оборонага әзер!» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырырга килде.

Сәламәтлек торышлары буенча сынау үтүгә рөхсәт алган малайлар һәм кызлар дулкынланып, үз тормышларындагы беренче спорт имтиханын көтте.

Аларны районның ГТО тесты үткәрү үзәге судьясы Рәдис Кифәтов һәм физик культура укытучысы Венера Арсланова тәбрикләделәр, балаларга яхшы нәтиҗәләр күрсәтүләрен һәм шат кәеф теләделәр.

Яш спортчылар 30 метрга йөгерү, ятып кулларда күтәрелү, теннис тубын ыргыту, урыннан сикерү һәм башка төрләр буенча сынауны уңышлы үттеләр.

Тиздән малайлар һәм кызларга ГТО билгеләре тапшырылачак.

Көчлеләр һәм җитезләр
Көчлеләр һәм җитезләр
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: