Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
13 октябрь 2021, 15:43

Лаеклы җиңү

Спорт Лаеклы җиңү

Лаеклы җиңү
Лаеклы җиңү

Ат спорты – иң мавыктыргыч тамашаларның берсе. «Акбузат» ипподромында июнь башында үткән турнирда безнең район спортчылары да катнашкан иде. Яңа Кормаш авылыннан Илназ Гәрәев турнирның икенче этабында җиңүче булды. Бу уңыш аңа җиңел бирелмәде. Яшь спортчы ат спорты белән балачактан шөгыльләнә. Аның картәтисе Рәзиф һәм әтисе Тимерҗан район сабантуйларында үткәрелгән ат чабышларында катнашып, шулай ук бүләкле урыннар алды.

Илназ 9 октябрьдә республикабыз башкаласында «Терра Башкирия» ярышының финалында катнашты. Анда республиканың ун районыннан ун җайдак ярышты. 

Якташыбыз район данын лаеклы яклады һәм башкорт токымлы атларда ике узышта зур осталык күрсәтеп, икенче урынны алды.

Финал турниры ике этаптан торды. Беренчесендә җайдаклар үзара ярышты. Икенче этапта беренче һәм соңгы урыннарны алучылар атларын алышып узышты.

Урыннар ике чабыш нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Беренче урынны Әлшәй районы спортчысы яулады. Безнең Илназ Гәрәев мактаулы икенче урынны алды. Дуван районы егете өченче урында булды.

Илназны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм спортта яңадан-яңа уңышлар телибез.

Лаеклы җиңү
Лаеклы җиңү
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: