Яңа көн
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
6 сентябрь 2021, 15:58

Шосседа узыштылар

Спорт Шосседа узыштылар

Шосседа узыштылар
Шосседа узыштылар

Дүтөйле районының Семилетка касабасында унбиш яшьлек һәм кечерәк егетләр һәм кызлар арасында велосипедта шосседа узышу буенча Башкортстан Республикасы кубогының чираттагы этабы үтте.

Анда Уфа, Октябрьский, Салават, Стәрлетамак шәһәрләре, Кушнаренко, Дүртөйле һәм Чакмагыш районнары спортчылары катнашты. Велосипедчылар 10, 20 һәм 40 чакрымга узышты.

Кубок өчен көрәшкә Кушнаренко балалар спорт мәктәбендә тренер-укытучы Айдар Сәетов җитәкчелегендә велосипед спорты белән шөгыльләнгән егетләр һәм кызлар да кушылды.

Карина Шәрәфетдинова һәм Денис Спиридонов – 20, Тимур Хәкимов 10 чакрымга узышуда алтын медаль яулады. Евгения Кожевникова ун чакрым арада көмеш медаль алды. Индира Галиева – 20, Радмир Хәбибуллин 10 чакрымга узышта финиш сызыгын өченче булып үтте.

Яшь велосипедчыларыбызга яңадан-яңа уңышлар телибез.

Денис БУЗАНОВ,

балалар спорт мәктәбенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары.  

Шосседа узыштылар
Шосседа узыштылар
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: