Яңа көн
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
СПОРТ
9 август 2021, 14:52

Горурланабыз

Бергәләп сөеник Горурланабыз

Горурланабыз
Горурланабыз

Белорет шәһәрендә шосседа узышу буенча Башкортстан Республикасының ачык беренчелеге үтте. Анда Белорет, Уфа, Мәләвез, Ишембай, Стәрлетамак, Октябрьский, Магнитогорск шәһәрләре, Чакмагыш, Кушнаренко, Благовар һәм Дүртөйле районнарыннан 100дђн артык яшь велосипедчы катнашты.

Кушнаренко авылының балалар спорт мәктәбендә тренер-укытучы Айдар Сђетов җитәкчелегендә велосипед спорты бүлекчәсендә тәрбияләнүче Карина Шәрәфетдинова өч медаль яулады.

Карина унбиш километрга төркемдә узышуда һәм ундүрт километрга шәхси узышта алтын медальгә лаек булды. Ә биш километрга шәхси узышта икенче нәтиҗә күрсәтеп, көмеш медаль алды.

Карина белән горурланабыз, аны зур уңышы белән котлыйбыз һәм спортта яңа үрләр яулавын телибез.

Денис БУЗАНОВ, балалар спорт мәктәбенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары.

   

Горурланабыз
Горурланабыз
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: