Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
16 Май 2021, 15:05

Заһитова белән Медведеваны Россия җыелма командасы составына кертмәгәннәр

Заһитова белән Медведеваны Россия җыелма командасы составына кертмәгәннәр

Россиянең тимераякта фигуралы шуу федерациясе башкарма комитеты әнә шундый карар кабул иткән. Әлеге карар нигезендә 2018 елны Олимпия чемпионы титулына лаек булган Алинә Заһитова һәм ике тапкыр дөнья чемпионы исеме алган Евгения Медведева 2021/2022 елгы сезонда Россия җыелма командасы составына кертелмәгәннәр.

2020 елның ноябрендә Евгения коронавирус инфекциясен йоктырып, үпкә ялкынсынуы кичергән булган. Ә октябрьдә, умыртка баганасындагы нерв җепселе кысылып, спортсменка фигуралы шуу буенча Мәскәүдә узган Россия Кубогына ярышлардан төшеп калган иде.

Хәтерләсәгез, алар икесе дә узган ел Беренче канал Кубогы өчен ярышучы командаларның капитаны булдылар. Заһитова командасы – «Красная машина», ә Медведеваныкы «Время первых» дип аталды. Нәтиҗәдә Алинәбезнең командасы җиңүче булды. Ә Евгения бу ярышта җиңелүен танырга теләмәде.

Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/yanalyklar/zaitova-beln-medvedevany-rossiya-yelma-komandasy-sostavyna-kertmgnnr
Читайте нас: