Яңа көн
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
СПОРТ
12 апрель 2021, 14:47

Көрәшчеләр сынатмады

Спорт Көрәшчеләр сынатмады

Республикабыз башкаласының спорт көрәше буенча Олимпия резервы спорт мәктәбе базасында унөч-ундүрт яшьлек үсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча турнир үтте. Анда Уфа шәһәреннән, Иглин һәм Кушнаренко районнарыннан 120 батыр катнашты.

Безнең балалар спорт мәктәбендә тәрбияләнүче җиде яшь спортчы, мондый күләмле ярышларда беренче тапкыр катнашуларына карамастан, бик яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Артем Дусалимов 48 килграммга кадәр авырлыкта чемпион булды. Аяз Сафаров 85 килограммга кадәр авырлыкта икенче урынны алды.

Агалы-энеле Данил һәм Данис Әхмәтшиннар, Азамат Гыйзетдинов, Никита Варфоломеев һәм Максим Максимов шулай ук сынатмадылар. Алар барысы да тренер-укытучы, СССР спорт мастеры Рәфис Садыйковның тәрбияләнүчеләре.

Яшь көрәшчеләрне беренче җиңүләре белән ихлас тәбриклибез, Башкортстан Республикасы укучылар спартакиадасының 26 апрельдә Стәрлетамак шәһәрендә үтәчәк финал ярышларында мактау пьедесталын тулысынча алуларын телибез.

Денис БУЗАНОВ, балалар спорт мәктәбенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары.

Читайте нас: