Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
31 март 2021, 15:23

Чемпионга яңа тәкъдим бар

Чемпионга яңа тәкъдим бар

Узган атнада кызларыбыз фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатыннан зур уңыш белән кайттылар. Анна Щербакова алтын баскычка күтәрелеп, дөнья чемпионы исеменә лаек булды, Елизавета Туктамышева көмеш, Александра Трусова бронза медаль яуладылар. Швециядән кайту белән СССРның атказанган тренеры Тамара Москвина, Анна Щербаковага парлы щууда да үзен сынап карарга чакырды.

“Ялгыз спортчыларның күбесе парлы шууга күчә алмый, күчсәләр дә бик сирәкләре генә уңышка ирешә. Анна Щербакова парлы шууга күчсә дә, зур казанышларга ирешерлек югары техникага ия. Шушы көннәрдә аңа 17 яшь тулды. Белүегезчә, ялгыз шуучылар спорт карьерасын бик иртә тәмамлыйлар. Парлылар спортта озаккарак кала. Шулай итеп Анна үз спорт дәверен арттыра ала”, - диде күренекле тренер Тамара Москвина.

Парлы шууда дөнья чемпионатының алтын медален Анастасия Мишина һәм Александр Галләмов яулады. Алар, нәкъ Тамара Москвина җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

Чыганак: news.ru
Фото: news.ru
Читайте нас: