Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
СПОРТ
29 март 2021, 16:04

Икенче урын алдылар

СпортИкенче урын алдылар

Бакалы авылында Башкортстан Республикасы авыл спорт уеннары исәбенә хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча төбәк ярышлары үтте.

Финалга чыгу өчен Бакалы, Кушнаренко, Краснокама, Шаран һәм Чакмагыш районнары командалары көрәште. Тренер Илшат Сабиров җитәкчелегендә безнең район кызлары җыелма командасы икенче нәтиҗә күрсәтте һәм Салават шәһәрендә үтәчәк финал уеннарында катнашу хокукын алды.

Волейболчы кызларыбызга финалда да лаеклы чыгыш ясауларын телибез.

Читайте нас: