-9 °С
Болытлы
Чираттагы спорт бәйрәмендә йөзү секциясенең утыздан артык тәрбияләнүчесе катнашты. Алар үзләренең сәләтләрен күрсәтергә һәм сәламәт яшәү рәвешенә карата уңай карашын дәлилләргә стартка басты.
Бәйге программасы ирекле стильдә 50 метр араны йөзүдән торды.
Ярыш алдыннан йөзү буенча тренер-укытучы Булат Гыйләҗев барлык катнашучыларга сәламәтлек, уңышлы старт һәм финиш теләде. Программа белән танышканнан соң, катнашучылар ярышларга әзерләнергә таралышты.
Киеренке көрәштә һәр яшь категориясендә җиңүчеләр билгеләнде.
.