Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
29 сентябрь 2020, 17:41

Велоспорт буенча ачык беренчелек

СпортВелоспорт буенча ачык беренчелек

Ял көннәрендә Кушнаренко авылында шосседа велоспорт буенча ачык беренчелек узды.
Һәвәскәрләр арасында велосипед спортын үстерү һәм пропагандалау, Башкортстан Республикасы җыелма командасын туплау өчен өметле спортчылар сайлап алу – ярышның төп максатлары.
Ярышта Уфа һәм Салават шәһәрләре, Чакмагыш, Кушнаренко, Мишкә, Уфа һәм Благовар районнарыннан алтмыштан артык спортчы катнашты. Ярыш программасы уналты чакрымлык шәхси узышлардан торды. Биредә бәйгечеләр төрле яшь категорияләрендә (10 яшьтән алып 70кә чаклы) көч сынашты.
Әлеге ярышларда балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Айдар Сәетовның тәрбияләнүчеләре районыбыз данын якладылар. Шәхси ярыш нәтиҗәләре буенча: Индира Галиева, Әмир Сәфәров – икенче, Алмаз Галиев, Тимур Хәкимов – өченче урында.
Һәр яшь төркемендә җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары, медальләр һәм кубок белән бүләкләнделәр.
Безнең хәбәрче.
Читайте нас: