Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
СПОРТ
10 июнь 2020, 12:16

Ат чабышлары үтте

Спорт Ат чабышлары үтте

Уфа шәһәренең «Акбузат» ипподромында «Терра-Башкирия» ат-спорт турнирының бишенче этабы үтте. Анда Дуван, Белокатай һәм Кушнаренко районнары җайдаклары катнашты.
Һәр якшәмбедә оештырылган ярышларга республиканың төрле районнары спортчылары җыела.
Билгеле булуынча, ярышлар тамашачылардан башка оештырылды. Ат спортын яратучылар аны телевидениедән карый алды.
Нәтиҗәдә беренче һәм икенче урынны Дуван районы вәкилләре яулады. Безнең районнан Фәрит Садыйков өченче урынны алды.
Һәр этапның җиңүчеләре Республика көне – 11 октябрьдә үтәчәк финал ярышларында очрашачак.
Читайте нас: