Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
5 март 2020, 13:25

Кышкы әкият

Спорт«Кышкы әкият»Физкультура-савыктыру комплексында нәфис гимнастика буенча «Кышкы әкият» район беренчелеге булды.

«Кышкы әкият»

Физкультура-савыктыру комплексында нәфис гимнастика буенча «Кышкы әкият» район беренчелеге булды.

Тренер-укытучы Любовь Шәрәфетдинова тәрбияләгән Виктория Спиридонова спорт мастерлыгына кандидатлар программасы буенча шәхси исәптә – беренче, Камилла Рамазанова өченче урыннарны алды. Азалия Мостафина – беренче, Алияна Бәдретдинова икенче спорт разрядлары буенча чыгыш ясап, мактау пьедесталының икенче баскычына күтәрелде. Риана Нуркаева өченче спорт разряды буенча өченче урынны алды.

Беренче разряд буенча төркемдә чыгыш ясауда Милана Троицкая, Нигина Сәфәрова, Рената Вәлиева, Азалия Мостафина, Азалия Михайлова, Амелия Бәдретдиновадан торган безнең команда икенче нәтиҗә күрсәтте.

Составында Камилла Бакаева, Анастасия Токарева, Алия Газизова, Элина €крамова, Аделина Шәйхелисламова, Әминә Сәфәрова булган команда, икенче разряд буенча чыгыш ясап, өченче урынны алды.

Кызларны уңышлы чыгышлары белән ихлас котлыйбыз!

Читайте нас: