Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
7 февраль 2020, 12:22

Бәләкәй булсалар да йөзә беләләр

Айлык бараБәләкәй булсалар да йөзә беләләрБалалар спорт мәктәбе бассейнында оборона-масса эше һәм спорт айлыгы кысаларында район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары арасында йөзү буенча шәхси беренчелек үтте.

Айлык бара

Бәләкәй булсалар да йөзә беләләр

Малайлар һәм кызлар ирекле стиль белән илле метр арада узышты. Беренче-икенче сыйныфлар арасында кызлардан иң яхшы нәтиҗәне Сафия Багданова күрсәтте. Полина Шематонова – икенче, Илина Әминева өченче урыннарны алды. Алар барысы да 1нче урта мәктәп укучылары.

Өченче-дүртенчы сыйныфлар арасында кызлардан Алина Галимова (гимназия) чемпион булды. Шушы ук мәктәптән Диана Хәмәтдинова өченче нәтиҗә күрсәтте. 1нче урта мәктәп укучысы Александра Севастьянова икенче урында.

Малайлар арасында Амаль Зәйнетдинов чемпион исемен яулады. Никита Шиков – икенче, Арсэн Багданов өченче урыннарны алды. Алар барысы да 1нче урта мәктәп укучылары.

Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларга медаль һәм грамоталар тапшырылды.

Денис БУЗАНОВ, балалар спорт мәткәбенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары.

Читайте нас: