Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
29 гыйнвар 2020, 17:20

Бөтенроссия ярышында катнашу хокукын яуладылар

Бөтенроссия ярышында катнашу хокукын яуладыларБезнең районның «Кристалл» хоккей командасы ундүрт-унбиш яшьлек авыл үсмерләре арасында А. В. Тарасов исемендәге «Алтын алка» клубы республика ярышларының төбәк этабында җиңү яулады. Бу яшь хоккейчыларыбызга Бөтенроссия ярышларында катнашу хокукы бирә.

Бөтенроссия ярышында катнашу хокукын яуладылар

Уеннар балалар спорт мәктәбенең хоккей мәйданчыгында үтте. Командалар шобага буенча ике туркемгә бүленде. Беренче туркемгә Кушнаренко, Чишмә, Уфа һәм Бишбүләк, икенчесенә – Бакалы Әлшәй, Чакмагыш һәм Миякә районнары керде. Турнир әйләнеш системасы буенча үтте.

Беренче көнне «Кристалл» хоккейчылары артык көч түкми генә Чишмә һәм Уфа районнары командаларын 8:3 һәм 5:1 исәбенә җиңде. Бишүләк районыннан яшьтәшләре белән уен «валидоллы» килеп чыкты. Исәп безнекеләр файдасына 3:1 булганда кушнаренколылар өстенлекне кулларыннан ычкындырды. Көндәшләр башта исәпне тигезләүгә иреште, аннан бер алкага алга чыкты. Ләкин хоккейчыларыбыз, ихтыяр көчен туплап, алга омтылдылар. Нәтиҗә үзен озак көттермәде – ахыргы исәп 7:4.

Җанатарлар түземсезлек белән финал уенын көтте. «Кристалл»га каршы икенче тљркемдә җиңгән «Бакалы» командасы чыкты. Уенның беренче минутларыннан башлап, финал сыбызгысы яңгыраганга кадәр киеренке уен барды. Безнең яшь хоккейчылар 5:2 исәбенә җиңеп яулады һәм Бөтенроссия ярышларында катнашу хокукын алды.

Команданың республика данын лаеклы яклавын телибез!

Читайте нас: