Яңа көн
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
14 гыйнвар 2020, 16:31

Гаилә ярышлары

Тизрәк! Югарырак! Көчлерәк!Гаилә ярышларыСпорт һәм сәламәтлек ункөнлеге кысаларында Кушнаренко авылындагы хоккей мәйданчыгында, елдагыча, гаилә ярышлары үтте.

Тизрәк! Югарырак! Көчлерәк!

Гаилә ярышлары

Спорт һәм сәламәтлек ункөнлеге кысаларында Кушнаренко авылындагы хоккей мәйданчыгында, елдагыча, гаилә ярышлары үтте.

Бу юлы яшь хоккейчыларның әти-әниләре балалары уйнаганны күзәтүче булып кына калмадылар, үзләре дә мавыгып уенга бирелделәр.

Мәйданчыкны иң тиз әйләнеп чыгуга узышу, иң матур буллит конкурсы, эстафеталар үткәрелде. Аннан балалар һәм әти-әниләр ике командага бүленде. Матч бик күңелле килеп чыкты.

Барысы да ярышлардан бик канәгать калды. Һәркемгә бүләк тапшырылды.

Читайте нас: