Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
24 декабрь 2019, 13:25

Финалда уңыш телибез

Баскетбол Финалда уңыш телибезФизкультура-савыктыру комплексында укучыларның республика спартакиадасы кысаларында мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының төбәк этабы үтте.

Баскетбол

Финалда уңыш телибез

Физкультура-савыктыру комплексында укучыларның республика спартакиадасы кысаларында мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының төбәк этабы үтте.

Ярышларда Туймазы, Бакалы, Краснокама, Чакмагыш, Илеш, Шаран һәм Кушнаренко районнарының муниципаль этапта җиңгән командалары катнашты.

Турнир әйләнеш системасы буенча үтте. Тупны бер-береңә тиз тапшыру, кәрзингә төгәл ыргыту, бљтен мәйданчыкта барган фидакарь уен һәммәсе теләктәшлек белдерүчеләрне тулысынча җәлеп итте.

Ярыш нәтиҗәләре буенча егетләр арасында беренче урынны Кушнаренко районы командасы яулады. Чакмагышлылар – икенче, Бакалы спортчылары өченче урыннарны алды.

Кызлар арасында Чакмагыш районы командасына тиңнәр табылмады. Безнең баскетболчылар мактаулы икенче урынны алды. Шаран районы командасы – өченче урында.

Чакмагыш районыннан Алия Якупова һәм безнең район егете Булат Сафин иң яхшы уенчылар дип табылды.

Төбәк этабында җиңүче Кушнаренко һәм Чакмагыш районнары командаларына баскетбол формасы алуга сертификатлар тапшырылды.

Беренче һәм икенче урыннарны яулаган командалар мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының финал бәйгеләрендә катнашачак. Аларга уңышлар телибез!

Читайте нас: