Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
СПОРТ
19 декабрь 2019, 16:00

Гүзәлләр һәм нәфисләр бәйгесе

СпортГүзәлләр һәм нәфисләр бәйгесеРеспубликабыз башкаласында үткән нәфис гимнастика буенча «Башкортстан яшьлеге» ачык чемпионатына илебезнең тугыз төбңгеннән алты йөз чамасы спортчы килде. Аның нәтиҗәләре буенча республика җыелма командасы тупланачак.

Спорт

Гүзәлләр һәм нәфисләр бәйгесе

Республикабыз башкаласында үткән нәфис гимнастика буенча «Башкортстан яшьлеге» ачык чемпионатына илебезнең тугыз төбңгеннән алты йөз чамасы спортчы килде. Аның нәтиҗәләре буенча республика җыелма командасы тупланачак.

Гүзәлләр һәм нәфисләр бәйгесендә Кушнаренко балалар спорт мәктәбеннән тренер-укытучы Любовь Шәрәфетдинова җитәкчелегендәге гимнасткалар лаеклы чыгыш ясады.

Милана Троицкая, Рената Галиева, Азалия Мостафина, Нигина Сәфәрова, Амелия Бәдретдинова һәм Азалия Михайловадан торган безнең команда төркемнәр чыгышында бишенче нәтиҗә күрсәтте.

Риана Нуркаева шәхси беренчелектә уникенче урынны алды. Карина Хәйфуллина, спорт мастерлары программасы буенча чыгыш ясап, бронза медальгә лаек булды. Виктория Спиридонова спорт мастерлыгына кандидатлар арасында – җиденче.

Кызларны ихлас күңелдңн котлыйбыз һәм ирешелгәннәр белән генә туктап калмауларын телибез.

Денис БУЗАНОВ.

Читайте нас: