Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
12 декабрь 2019, 12:46

Иң мөһиме – күңел яшь булсын!

Тизрәк. Югарырак. Көчлерәк. Иң мөһиме – күңел яшь булсын!Физкультура-савыктыру комплексында хатын-кызлар, ир-егетләр һәм ветераннар арасында традицион спорт фестивале үтте. Аның программасына урыннан озынлыкка сикерү, кәрзингә баскетбол тубы ыргыту, чалкан ятып гәүдәңне идәннән күтәрү (ирлђр өчен – аркылы турникта күтәрелү), дартс, шашка, йөгерү кертелгән иде.

Тизрәк. Югарырак. Көчлерәк.

Иң мөһиме – күңел яшь булсын!

Физкультура-савыктыру комплексында хатын-кызлар, ир-егетләр һәм ветераннар арасында традицион спорт фестивале үтте. Аның программасына урыннан озынлыкка сикерү, кәрзингә баскетбол тубы ыргыту, чалкан ятып гәүдәңне идәннән күтәрү (ирләр өчен – аркылы турникта күтәрелү), дартс, шашка, йөгерү кертелгән иде.

25-34 яшьлек ханымнар арасында беренче урынны авыл хуҗалыгы колледжыннан Марина Хаҗиева алды. «Чишмәкәй» балалар бакчасыннан Анастасия Зарипова – икенче, «Кояшкай» балалар бакчасыннан Гөлназ Нурисламова өченче урыннарга чыкты.

45 яшьтән өлкәнрәк гүзәл затлар арасында «Әтәчкәй» балалар бакчасыннан Әлфия Дәүкәева беренче урынга лаек булды. Аның хезмәттәше Рәфидә Хаҗиева – икенче, «Кояшкай» балалар бакчасыннан Гүзәл Хәсәнова өченче нәтиҗәләрне күрсәтте.

18-24 яшьлек ир-егетләр арасында авыл хуҗалыгы колледжыннан Иван Пухов беренче урынга лаек булды. Шушы ук уку йортыннан Булат Яркәев икенче урынны алды.

25-34 яшьлек көчле затлар арасында мактау пьедесталын тулысынча 1нче Кушнаренко урта мәктәбе вәкилләре – Альберт Дәүләтшин, Рөстәм Идрисов һәм Александр Кузнецов биләде.

35-44 яшьлекләр арасында 1нче урта мәктәптән Азат Нурмиевка тиңнәр табылмады. Финанс идарәлегеннән Станислав Шиков – икенче, гимназиядән Флүр Абдуллин өченче нәтиҗәләрне күрсәтте.

45 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр арасында призлы урыннарны күппрофильле һөнәри колледждан Ирек Насыйбуллин, Казарма авылыннан педагогик хезмәт ветераны Тәкъсил Ганиев һәм мәгариф бүлегеннән Андрей Щербаков яулады.

Спорт фестивалендә районның көмеш волонтерлары да катнашты. көмеш волонтер Тәкъсил Ганиев барысына да музыкаль бүләк ясады.

Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларга медаль һәм грамота тапшырылды. Фестивальдә катнашучылар кәеф күтәренкелеге һәм матур тәэссоратлар алды.

Денис БУЗАНОВ.

Читайте нас: