Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
СПОРТ
4 декабрь 2019, 13:00

Илдус Насыйбуллин истәлегенә

КөрәшИлдус Насыйбуллин истәлегенәБалалар спорт мәктәбендә Илдус Насыйбуллин истәлегенә багышлап көрәш буенча беренчелек үтте. Илдус Фәүдәт улы районның иң көчле көрәшчеләреннән берсе иде, республика чемпионатларында төрле турнирларда күп тапкырлар җиңүче булды. Сабантуй бәйрәмнәрендә беркемгә дә бил бирмәде. Ярышта катнашучылар һәм булачак чемпионнарны тәбрикләргә И. Насыйбуллинның улы Илшат, республика көрәш федерациясе президенты Вәкил Ильясов, спорт ветераннары Геннадий Калачев һәм Данил Гаитов килде. Ярышларда Шаран, Чакмагыш, Бакалы, Илеш һәм Кушнаренко районнары көрәшчеләре катнашты.Хуҗалар яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтте. Айрат Әхмәтов, Рузил Кәримов, Динар Хәмидуллин егерме сигез, илле һәм илле биш килограммга кадәр авырлык категорияләрендә чемпион булдылар. Самир Насретдинов һәм Александр Ганиев утыз өч һәм алтмыш килограмм авырлык категорияләрендә икенче урынны алды.Айнур Рафиков, Денислам Абдрахманов һәм Вилмир Фәхертдинов үз авырлык категорияләрендә мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелделәр.Денис БУЗАНОВ.

Көрәш

Илдус Насыйбуллин истәлегенә

Ярышта катнашучылар һәм булачак чемпионнарны тәбрикләргә И. Насыйбуллинның улы Илшат, республика көрәш федерациясе президенты Вәкил Ильясов, спорт ветераннары Геннадий Калачев һәм Данил Гаитов килде.

Ярышларда Шаран, Чакмагыш, Бакалы, Илеш һәм Кушнаренко районнары көрәшчеләре катнашты.

Хуҗалар яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтте. Айрат Әхмәтов, Рузил Кәримов, Динар Хәмидуллин егерме сигез, илле һәм илле биш килограммга кадәр авырлык категорияләрендә чемпион булдылар. Самир Насретдинов һәм Александр Ганиев утыз өч һәм алтмыш килограмм авырлык категорияләрендә икенче урынны алды.

Айнур Рафиков, Денислам Абдрахманов һәм Вилмир Фәхертдинов үз авырлык категорияләрендә мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелделәр.

Денис БУЗАНОВ.

Читайте нас: