Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
СПОРТ
28 ноябрь 2019, 16:50

«Кызгылт сары туп» лигасында

Спорт«Кызгылт сары туп» лигасында«Кызгылт сары туп» мәктәп баскетбол лигасының быелгы уку елына финал уеннары үтте. Район мәктәпләренең иң яхшы баскетбол дружиналары популяр ярышның киләсе этабына чыгу өчен көрәште.

Спорт

«Кызгылт сары туп» лигасында

«Кызгылт сары туп» мәктәп баскетбол лигасының быелгы уку елына финал уеннары үтте. Район мәктәпләренең иң яхшы баскетбол дружиналары популяр ярышның киләсе этабына чыгу өчен көрәште.

Район этабында җиңүчеләр ике төркемдә – авыл һәм район үзәге мәктәпләре арасында ачыкланды.

Район үзәге командалары арасында 1нче урта мәктәп кызлары чемпион исеме яулады. Гимназисткалар икенче урында.

Карача-Елга егетләре командасы авыл мәктәпләре төркемендә җиңеп чыкты. Шәрип мәктәбе егетләре – икенче, искекормашлылылар өченче урыннарны алды.

Кушнаренко авылы командалары арасында 1нче урта мәктәп баскетболчылары иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.

А.НИЛОВ.

Читайте нас: