Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
СПОРТ
21 октябрь 2019, 17:44

Алтын да бар аларда, кљмеш тә бар аларда

Алтын да бар аларда, көмеш тә бар аларда

Күппрофильле колледжда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын уңышлы үтәгән студентларга билгеләр тапшырылды. Бу көнне егерме ике егет һәм кыз хаклы рәвештә көмеш һәм бронза билгеләр алды.
Ел башыннан бирле районда 3058гә кеше ГТО нормативларын үтәде. Бу узган ел дәрәҗәсеннән 1238 гә күбрәк. Утыз тугыз кеше – алтын, йөз егерме алтысы – көмеш, сиксән өч кеше бронза билгегә лаек булды.
Нормативлар тапшыруда 13-15 яшьлек үсмерләр һәм 9-10 яшьлек балалар аеруча актив катнаша. Эшләүче яшьләр һәм өлкәннәр дә аз түгел. Узган ел ГТО нормативларын унсигез яшьтән өлкән утыз ике кеше тапшырса, быел аларның саны 242гә җитте.
Һәр елны үткәрелүче ГТО фестиваленә тоташ коллективлар белән киләләр. Быел илле яшьтән өлкәнрәк ике кеше алтын билгегә лаек булды.
Шунысын да әйтеп үтү урынлы булыр: уку йорты ГТОның алтын билгесе булган абитуриентка Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә бердән унга кадәр балл өсти ала.

Денис БУЗАНОВ.
А. ВӘЛИЕВ фотосы.

Читайте нас: