Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
СПОРТ
24 июль 2019, 18:15

Ярышлар үтеп тора

Ярышлар үтеп тора

Балалар спорт мәктәбе беренчелегенә мини-футбол һәм пляж волейболы буенча ярышлар үтте.

Мини-футбол буенча чемпион исеме өчен унике команда көрәште. Киеренке уеннар нәтиҗәләре буенча Уфа районының «Кармасан» командасы чемпион булды. Кушнаренко авылының «Кристалл» командасы икенче урынны алды. Иске Тукмаклы футболчылары өченче урында.

Өч номинациядә турнирның иң яхшы уенчылары билгеләнде. Азамат Фәтхуллин – иң яхшы капкачы, Эльнар Сабиров – иң яхшы уенчы, Илнар Вилданов иң яхшы сакчы дип табылдылар.

Пляж волейболы буенча ярышларда сигез ирләр дуэты, биш катнаш пар командасы катнашты.

Ир-егетләр арасында Илшат Сабиров һәм Равил Нурмашев беренче урынны алды. Азиз Хәсәнов һәм Макар Денисов мактау пьедесталының икенче баскычына күтәрелде. Андрей Корнилов һәм Илдус Әмиров өченче урында булды.

Катнаш парларда Илшат Сабиров һәм Виолетта Сафиуллинага тиңнәр табылмады. Равил Нурмашев һәм Алина Әһәдуллина икенче урынны алды. Илгиз Насыйбуллин һәм Айгөл Насыйбуллина өченче урынга чыкты.
Читайте нас: