Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
29 март 2019, 15:47

Алтын медаль яуладылар

Алтын медаль яуладылар


Рөстәм Мифтәхов 75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында ятып авырлык этүдә 265 килограмм күрскәткечкә ирешеп, Россиянең яңа рекордын куйды һәм алтын медальгә лаек булды.

Аның тәрбияләнүчесе Артур Айдаров туксан килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынны алды.

Рөстәм Мифтәхов пауэрлифтинг белән физкультура-савыктыру комплексында үзаллы шөгыльләнә. Ул авыр атлетика белән ун яшеннән үк мавыга башлый, армиядән соң пауэрлифтингка ныклап тотына. Ә Артур Айдаров бер ел гына шөгыльләнә. Шушы кыска вакыт эчендә төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яуларга өлгерде.

– Районда пауэрлифтингны актив үстерергә ниятлибез. Әлеге вакытта аерым хәрәкәтләр буенча егетләрне секциягә җыябыз, – ди балалар спорт мәктәбе тренеры Рөстәм Насретдинов.

– Бер мавыга башласаң, күнекмәләр үзеннән-үзе тартып тора. Спорт һәм сәламәт тормыш рәвеше – безнең бөтен гаиләнең девизы, – ди Рөстәм Мифтәхов.


Безнең хәбәрче.
Читайте нас: