Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
12 март 2019, 13:03

Кызлар һәм әниләр, стартка!

Кызлар һәм әниләр, стартка!


«Әниләр һәм кызлар» спорт-мәдәният бәйрәмендә әниләр һәм кызлардан торган унтугыз команда катнашты. Үзәк район больницасы, «Чишмәкәй», «Әтәчкәй», «Кояшкай» һәм Шәрип балалар бакчасы, авыл хуҗалыгы колледжы, Илек, Карача-Елга урта мәктәпләре һәм гимназия үз командаларын тәкъдим итте. Үз теләкләре белән катнашучы гаиләләр дә булды.

Балалар яше буенча үч төркемгә бүленде.

Уен дүрт конкурстан торды. «Йортыбызда чисталык урнаштырыйк» бәйгесе шартлары буенча әниләр чалбар итеп кигән чүп капчыгына кызлар утыз секунд эчендә мөмкин кадәр күбрәк шар тутырырга тиеш иде.

«Сиам изгезәкләре»ндә әниләргә кызлары тотып торган элгечкә кием кидертү бурычы куелды. Бу эшне иң кыска вакыт эчендә матур һәм төгәл башкарган команда җиңеп чыкты.

«Сер итеп миңа әйт..» конкурсында әниләр һәм кызларның ни дәрәҗәдә бер-берсенә якын булулары ачыкланды.

Озынлыкка сикерүдә өлкән һәм яшь команда әгъзалары нәтиҗәләре бергә кушылды. Бу уенда иң олы сан кушылмасына ия команда җиңүче булды.

Сынаулар нәтиҗәләренә нигезләнеп, һәр төркемдә җиңүчеләр билгеләнде.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүче кызлар командалары арасында Айгөл һәм Тамилла Мөхәммәтҗановалар җиңүче булды. Икенче урында – Әлфия һәм Алина Рамазановалар, өченчедә – Ләйсән һәм Айгөл Лачыновалар.

Беренче-икенче сыйныфта укучы кызлар катнашкан командалар арасында Эльвина һәм Милана Ишмаковалар – беренче, Гөлсинә һәм Азалия Садретдиновалар – икенче, Гөлназ һәм Альбина Мусифуллиналар – өченче.

Өченче-дүртенче сыйныфта укучы кызлар катнашлыгындагы командалар арасында Ирина Һәм Дәлия Сетовалар җиңүче исеменә лаек булды. Алина һәм Эмилия Ильясовалар – икенче, Алия һәм Аделина Хисаевалар – өченче.

Чарада катнашучы һәркемгә сертификат һәм дәртләндерү бүләге, ә җиңүчеләргә грамота һәм истәлекле призлар тапшырылды.


Безнең хәбәрче.
Читайте нас: