Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СПОРТ
29 гыйнвар 2019, 13:47

Алга, «Кристалл»!

Алга, «Кристалл»!

Район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Руслан Гыйззәтуллин А. В. Тарасов исемендәге республика «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубы ярышларында җиңүче «Кристалл» командасы белән очрашты.

Аның әгъзалары – Ян Сафиуллин, Эмиль Солтанов, Эльдар Кашаев, Тимур һәм Станислав Гыйльметдиновлар, Таһир Вәлиев, Равил Шәфиев, Радмир Халиков, Арсен Сәлимов, Рамил һәм Тимур Гомәровлар, Имиль Асаев, Аяз Гатауллин, Эдуард Ахунов, Руслан Ганиев һәм Радмир Шәймәрданов район җитәкчесенең үзләре белән кызыксынуына шатланды.

– Егетләрнең тышта гына түгел, уңайлырак шартларда да шөгыльләнергә мөмкинлеге булсын өчен, район үзәгендә ябык боз шугалагы булдыру турындагы мәсьәләне карыйбыз. Беренчелеккә чыккан яшь һәм көчле җыелма командабызны акчалата дәртләндерергә дә булдык: һәр хоккейчыга – икешәр мең, тренерга – ун мең сум. Район иминлеге хакына эшләүчеләрне дәртләндерергә һәм аларга ярдәм күрсәтергә кирәк. Егетләргә зур рәхмәт һәм финалда җићү яулауларын телик, – дип төгәлләде сүзен Р.Гыйззәтуллин.

Тренер Артур Хәбиров район хакимияте һәм авылдашларына ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Җиңү ничек яуланды соравына ул гади генә:

– Җиңәргә кирәк иде һәм без җиңдек, – дип җавап бирде.

Алга таба хоккейчыларыбыз Салават шәһәрендә узачак бөтенроссия беренчелегендә катнашачак. Аларга уңыш телибез.


А.ВӘЛИЕВА.
Читайте нас: