Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
СПОРТ
28 гыйнвар 2019, 16:19

«Кристалл» – «Алтын алка» финалында

«Кристалл» – «Алтын алка» финалында


Быелгы ярышларда ун команда көч сынашты. Җиңүчеләрдән тыш, биредә муниципаль һәм төбәк этапларында җиңгән Бишбүләк, Чакмагыш, Уфа, Мәчетле, Әлшәй, Благовар, Кыйгы, Чишмә районнары, Межгорье шәһәре хоккейчылары катнашты.

Моннан алда кушнаренколылар Әлшәй районында 13-14 яшьлекләр арасында узган ярышларда икенче урынны яулаган иде.

Җиңүче командалар һәм призерлар – истәлекле кубоклар, ә уенчылар БР яшьләр сәясәте һәм спорты министрлыгының медаль һәм дипломнары белән бүләкләнде. Безнеә хоккейчылар район хакимиятенең истәлекле бүләгенә дә ия булды. Яхшы нәтиҗәләргә ирешкән якташларыбыз белән горурланабыз! Салават шәһәреннән дә кубок белән кайтуларына өметләнәбез.
Читайте нас: