Яңа көн
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлау – 2020
13 сентябрь 2020, 11:57

Авылдашларыбыз бик актив

Сайлау – 2020Авылдашларыбыз бик актив

– Безнең Горький авыл биләмәсенә караган Гомәр 2466нчы сайлау участогы график бенча ишекләрен ачты, – дип сойли аның председателе Гөлназ Әхияруллина. – Комиссия составындагы урынбасар Айрат Галиев, секретарь Гөлназ Гыймалетдинова һәм Рәмилә Хамидуллина беренче сайлау кампаниясен генә уткәрми.

Без авылдашларыбызга күптән аңлату эшләре алып бардык. Сайлауга нигә килергә кирәк, дигән сорауга җавап бирдек. Безнең участокта 185 сайлаучы теркәлгән, шуларның 15 өйләренә барып сайлатачакбыз. Барлык санитар нормаларны төгел үтибез. Авылдашларыбыз бик актив. Берсе дә читтә калмас, килеп тавыш бирерләр.

Гомәр авылында яшәуче Алмаз Галиев (фотода) буген беренчеләрдән булып үз тавышын бирде. Ул – авыл Советы авыл биләмәсе Советы депутаты.

– Алмазның инициативасы белән авылда күп меропритятиеләр үткәрелде, – диләр авылдашлары. – Ул депутат буларак, барлык проблемаларны дә хәл итәргә ярдәм итә.

Читайте нас: