Инсультның дәүләт регистры күрсәткечләре буенча, бу авыруны кичерүчеләрнең 31 проценты башка кеше ярдәменә мохтаҗ, 20 проценты үзаллы йөри алмый һәм 8 проценты гына элекке эшенә, тормышына кайта ала.
Инсультның беренче билгеләре: сөйләм яисә аны аңлау бозылу, баш әйләнү, кулда яисә аякта (икесендә бергә дә булырга мөмкин) кинәт хәлсезлек барлыкка килү, битнең яртысы ою, аның асимметриясе, предметларның ике булып күренүе, хәрәкәтләр координациясе бозылу. Кеше аңын югалтырга да мөмкин.
Хәвефле билгеләрне үзегездә яисә якыннарыгызда сизү белән үк ашыгыч ярдәм чакырыгыз. “Үзе бетәр әле” дип йөрү – зур хата! Табиб ярдәме мотлак кирәк. Билгеләр сизелә башлаганнан соң беренче өч сәгать – дәвалау чаралары иң нәтиҗәле булган вакыт.
Инсультта һәр сәгать, һәр минут кадерле!
Инсультны кисәтү өчен яшьтән үк аның хәвеф факторларын ачыкларга кирәк: артериаль гипертония һәм йөрәкнең башка авырулары, канда холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсе, артык авырлык, түбән физик активлык, стресслар, яшелчә-җимешләрне аз ашау, тәмәке һәм алкоголь куллану.