Яңа көн
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 июль 2021, 14:59

Вакцина ясату кирәк!

Без бүген катлаулы «ковид» чорында яшибез.

Вакцина ясату кирәк!
Вакцина ясату кирәк!

Таҗлы вирус дөньяга бөтенләй башкача карарга љйрәтте. Менә елдан артык инде ютәлләүчеләргә шикләнеп карыйбыз, гаилә бәйрәмнәренә йљрмибез, аларга чир йоктырудан куркып, љлкән яшьтәге кардәшләребез белән аралашмыйбыз.

Хәзер кечкенә балалар да ковидтан саклану кирәклеген беләләр. Әлбәттә эшне үзеңнән башларга кирәк.

Мин шактый вакыт ковидтан прививка ясатырга куркып йөрдем. Ләкин бер иртәне инде куркудан туктарга вакыт дип уяндым. Шушы ук көнне поликлиникага барып, анкета тутырдым, аннан терапевтка кердем. Ул үземне ничек тоюым, хроник авырулар белән чирләү-чирләмәвем турында сорашты, соңгы вакытта ковидлы кешеләр белән аралашмадыңмы дип кызыксынды, канда кислород күләмен үлчәде һәм миңа вакцина алырга ярый дигән нәтиҗәгә килде.

Мөлаем шәфкать туташы прививка ясады. Тагын 21 көннән соң вакцинаның икенче компонентын алдым.

Танышларым вакцина ясатуны ничек кичерүем белән кызыксынды. Турысын әйтәм – бернинди катлаулыклар, өзлегүләр булмады. Беренче прививкадан соң азрак баш әйләнде, икенчесеннән соң укол урыны күпмедер вакыт авыртып торды.

Хәзер мин үземне ышанычлы тоям. Кешеләр күп булган урыннардан курыкмыйм, шулай да саклык чараларын үтәргә дә тырышам.

Хөрмәтле якташлар, вакцина ясатыгыз, ул сезгә таҗлы вирусны җиңәргә ярдәм итәр. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Айгөл ВӘЛИЕВА.

Автор:Айгуль Валеева
Читайте нас: