Яңа көн
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 гыйнвар 2021, 11:00

Грипптан ничек котылырга?

Грипптан ничек котылырга?

Көзен һәм кышларын тынгы бирми бу авыру. Хәтта бүгенге коронавирус чорында да. Һәм бөтен гәзит-журналлар «җиң сызганып» гриппка каршы көрәшкә чыга. Нинди генә дәвала­ну чаралары тәкъдим итмиләр без­нең табибларыбыз... Халыкта таралган гади генә ысуллар турында беребез дә уйламый, әлбәттә. Түбәндә – шуларның берничәсе.

Ярты лимонны вак кына итеп ту­рап, тәлинкәгә салгач, аңа ваклан­ган җиде тырнак сарымсак куша­быз. Катнашманы ярты литрлы банкага салып, өстенә кайнатып суытылган су коябыз. Банканы каплап, дүрт көнгә караңгы урынга куябыз.

Бу сыеклыкны иртән ач карынга, ашарга 20 минут кала, көненә бер тапкыр бер аш кашыгы эчәргә тәкъдим ителә. Балаларга азрак микъдарда бирәләр. Дару суыт­кычта саклана.

Бу дәва авыруны кисәтү чарасы буларак кулланылса, эпидемия вакытында ни эшләргә соң? Иртән эвкалипт яфрагы чәйнәргә кирәк, ә инде авырган кеше янында булганда, яфрак авыз­да, урт белән яңак арасында сак­лана.

Вакытыгыз бик тыгыз икән, иң җиңел эшләнә торган ысулны кул­ланырга да була. Көненә ике тап­кыр, Юар минут, танауның әле бер, әле икенче ягы белән ваклан­ган суган, сарымсак сутын иснәргә кирәк.

Бу сутны шулай ук борын ти­шекләренә һәм авыз кырына сөртергә дә була.

Фото: narodnymi.com
Читайте нас: