Алар – витаминнарга һәм минералларга бай
Җиләк-җимеш һәм үләннәр ярдәме
Эпидемия чорында көчле профилактика чарасы буларак, киптерелгән кура җиләге һәм шиповник җимешләреннән (алар тигез өлештә алына) ясалган чәй эчәргә тәкъдим ителә. Бер аш кашыгы катнашма өстенә 1 стакан кайнап торган су салып, 10-15 минут “су мунчасы”нда (“водяная баня”) тотарга кирәк. Соңыннан 2-3 сәгать ябык савытта төнәтәләр. Аннары инде эчәргә дә мөмкин.
Эпидемиянең иң кызган мәлендә 1 аш кашыгы календула өстенә 1 стакан кайнап торган су коеп, 3-5 минут кайнатып алыгыз, аннары 1 сәгать төнәтегез. Төнәтмәне көненә 2 тапкыр аш алдыннан эчегез.
Ромашка, буквица һәм шалфейдан торган 1 аш кашыгы үлән катнашмасы өстенә ярты литр кайнап торган су салыгыз һәм 40 минут төнәтегез. Төнәтмәне көн буена чәй итеп эчегез. Бөтнек белән бал өстәргә дә мөмкин.
Грипп вакытында кура җиләге һәм юкә чәчәге җимешләреннән (тигез өлешләрдә) ясалган чәй белән дәвалану яхшы нәтиҗә бирә.
Кура җиләге, мәтрүшкә һәм үги ана яфрагын (тигез өлешләрдә) кайнап торган суда төнәтегез. Көнгә 2 тапкыр кабул итегез.
Киптерелгән чия кайнатмасы – температураны төшерү өчен менә дигән дәва. Моның өчен кечкенә кәстрүлгә 100 грамм чия салып, ярты литр су өстәгез һәм өстен капкач белән ябып, сыеклыкның өчтән бер өлеше парга әйләнеп очканчы талгын гына утта кайнатыгыз.
Бал һәм лимон – грипптан дәва
Әлеге продуктлар салкын тиюне үзләре генә дә бетерә ала, ләкин аларны бергә кулланганда, нәтиҗә күзгә күренеп яхшыра. Бал организмның саклану сәләтен көчәйтә. Ул витаминнарга һәм минералларга бай. Бал ашау – вируслы авыруларны дәвалау һәм профилактикалау өчен бик әйбәт чара. Лимон исә аскорбин кислотасы, органик кислоталар һәм селте элементларына бай. Бу исә иммунитетны ныгытып, аның вирусларга каршы тору сәләтен арттыра.
Бер лимонны я блендердан, я кыргычтан үткәреп, ваклагыз. Аннары шуны 150 грамм бал белән бутагыз. Кырылган имбир өстәргә дә мөмкин. Шушы катнашманы иртән ач карынга ашарга, яисә температурасы 40 градустан артмаган җылы чәй белән бергә эчәргә кирәк. Чәй эссерәк булса, балның файдалы сыйфатлары югала.
Чикләвек һәм киптерелгән җиләк-җимешләрдән кайнатылган витаминлы компот гриппны дәвалауда бик файдалы чара булып тора. 3. Ютәлдән котылу өчен ярты лимонның сутын сыгып алыгыз. Шуңарда бер аш кашыгы бал эретегез. Әлеге эретмәне сәгать саен яңадан ясап эче торыгыз. Көн ахырына ютәлегез юкка чыгар!
1-2 чәй калагы балны 1 стакан суда эретегез. Шуңа 1 телем лимон салыгыз һәм рәхәтләнеп эчегез!
Лимон мае ясап ашагыз. Моның өчен бер лимонны бер минутка кайнап торган суга салып торыгыз. Аннары тышы белән иттарткычтан чыгарыгыз яки блендерда ваклагыз. Соңыннан 1-2 аш кашыгы бал белән бутагыз. Бу искиткеч тәмле ризыкны авырмаганда да ашарга мөмкин.