Яңа көн
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 февраль 2020, 13:02

Грипп безне ташлап китсен!

Грипп безне ташлап китсен!

Грипп безне ташлап китсен!

Илебезгә явыз “дошман” – грипп һөҗүм итте. Башкортстан мәктәпләре бер атнага карантинга ябылды, күпләр эшләрен ташлап, “больничный”га китте. Аптекалар югары температура, ютәл, вирусларга каршы препаратлар сату исәбенә гади кешенең төшенә дә кермәгән керем ала. Ә бит грипптан котылуның табигый чаралары да бар. Аларның организмга зыяны бер зыяны да юк, аның каравы дәвалау ягыннан аптека таблеткаларыннан бер башка өстен торалар. Бүген без шуларны тәкъдим итәбез. Язманың дәвамы – сайтта!

Тән температурасы күтәрелгәндә

Югары температура барлыкка килгәндә, 2 бәрәңгене кырып, 1 аш кашыгы алма серкәсе белән бутагыз. Шушы массаны берничә катка бөкләнгән марля өстенә салыгыз һәм маңгаегызга куегыз. 2 сәгать узгач, марляны һәм “ботка”ны алыштырыгыз.

Грипптан суган һәм сарымсак

  1. Авыруның беренче билгеләрен сизү белән, суганны кисегез һәм аның парларын көн дәвамында 3-4 тапкыр сулагыз. Шушы процедуралар арасында мамыкны төелгән сарымсакта чылатып, борыныгызга тирәнрәк итеп тыгып куегыз.
  2. Баш очыгызда һәм кесәгездә сарымсак тотыгыз. Бу сезгә гриппны йоктырмаска ярдәм итәр.
  3. Суганны кырып, ике кат марля өстенә салыгыз һәм компресс ясагыз. Шуннан борын төбегезне көнбагыш мае белән сылап, өстенә 10 минутка компресс куегыз. Бу процедураны көненә 3 тапкыр кабатлап торсагыз, грипп сезне урап узачак.
  4. Төшләре алынган ике лимонны һәм ике сарымсакны кырыгыз, өстенә бер литр су салып, караңгы урында бер атна тотыгыз. Аннары сөзеп, суыткычка алып куегыз. Шушы катнашманы ач килеш 1 зур калак күләмендә көн саен аш алдыннан эчегез. Грипп сезне ташлап китәр.
  5. Читайте нас: