Яңа көн
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 февраль 2019, 11:23

ОРГАНИЗМГА НИНДИ ВИТАМИН ҖИТМИ?

ОРГАНИЗМГА НИНДИ ВИТАМИН ҖИТМИ?

Һәр витамин организмда мөһим функция үти. Организмга нинди витамин җитмәвен кайбер билгеләр буенча ачыклап була.

А витамины җитешмәү билгеләре: эңгер-меңгердә начар күрү, кара бетчәләр чыгу, иммунитет начарлану. Чөгендер, кабак, кишер, кукуруз, шпинат, карбыз, абрикоста күп.

В төркеме витаминнары җитешмәү: начар йоклау, тиз ярсып китү, тире кычыту, ирен тирәсе ярылу. Бөртеклеләр, ипи, чикләвек, балык, кузаклылар ашарга кирәк.

С витамины җитешмәү: еш салкын тию, казналыклар канау, җәрәхәтләр озак төзәлмәү, чәч торышы начарлану, хәлсезлек. С витамины цитруслылар, шпинат, брокколи, киви, помидорда күп.

D витамины җитешмәү: аяклар ою, көзән җыеру, тешләр белән проблемалар башлану. Бу витамин кояш нурлары йогынтысында бүленеп чыга. Шуңа күрә күбрәк кояшта йөрергә кирәк.

Читайте нас: