Яңа көн
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
8 июль 2020, 17:00

Яхшы нәтиҗәләр белән

Яхшы нәтиҗәләр белән

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре барышында безнең районда да булып үтте.
Иң элек ул Әхмәт авылындагы «Столыпин» агро-сәнәгать комплексын карады. Компания директоры Радмир Галиев оешма эшчәнлеге һәм алдагы планнары белән таныштырды. Радий Хәбиров җитәкченең уңышка ирешү өчен бар мљмкинлеге барлыгын билгеләде. Төбәк башлыгы район буенча сәяхәтен дәвам итеп, 85 санлы янгын часте төзелешендә булды. Яңа янгын сүндерү депосы төзелеше 2018 елда башланып, бүген ахырына якынлаша. Аның өчен 60,5 миллион сум акча бүленде.
«Мондый объектлар бик кирәк, чөнки алар кеше гомерен саклап калырга ярдәм итә һәм үз нәтиҗәсен бирә», – диде Радий Фәрит улы.
Үзәк район больницасы, ремонт һәм модернизацияләү таләп ителгән поликлиника да игътибарсыз калмады. Республика Башлыгы БР Сәламәтлек саклау министрлыгына бу мәсьәлә буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Авыруларга мөрәҗәгать итеп, ул дәвалау учреждениесен тәртипкә китерәчәкләрен вәгъдә итте. Шулай ук «Тау» балалар лагереның әзерлеген бәяләде. Район үзәгендә ул шулай ук В. Паширов исемендәге яңартылган паркта булды.
Эшлекле сәяхәт ахырында район башлыгы Руслан Гыйззәтуллин республика башлыгы белән районның проблемалы мәсьәләре һәм аларны чишү юллары турында фикер алыштылар.
Радий Хәбиров муниципалитетның икътисадый һәм социаль сәясәте яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен ассызыклады.
Безнең хәбәрче.
Читайте нас: