Яңа көн
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
29 апрель 2019, 13:24

Агач утырт – тормыш бүләк ит!

Агач утырт – тормыш бүләк ит!


Чарада дүрт йөздән артык кеше катнашты. Бу көнне биш гектар мәйданда егерме мең төп чыршы һәм нарат үсентеләре утыртылды.

Акциядә волонтерлар, район үзәге оешмалары вәкилләре һәм кунаклар, «Яшь гвардия» һәм «Яшь армия» әгъзалары катнашты.

Өмәнең мәртәбәле кунаклары арасында БР Хөкүмәте премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы Илшат Фәзрахманов бар иде.

Ел дәвамында республикада «Яшел Башкортстан» акциясе кысаларында җиде мең гектардан артык мәйданда 1 миллион 600 мең төп агач утырту планлаштырыла.

А. НИЛОВ.

Ф. НИЗАЕВА фотосы.


(Чара турында тулырак мәгълүматны гәзитнең алдагы саннарының берсендә укырсыз).
Читайте нас: