Яңа көн
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
21 декабрь 2018, 10:59

Шагыйрьнең иҗат кичәсе

Очрашулар

Шагыйрьнең иҗат кичәсе

Мәдәният-спорт комплексында танылган шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, педагогик фәннәр докторы, РФ һәм БР Язучылар союзлары әгъзасы, китап һәм әдәбият белеме буенча күпләгән мәкалә авторы Александр Шуралевның иҗат кичәсе үтте.

Шагыйрь белән очрашып, тантана сәбәпчесенә җылы сүзләр җиткерергә дип хезмәттәшләре, укучылары һәм район хакимияте вәкилләре җыелды.

Тамашачылар күп төрле сәләткә ия якташыбыз турында байтак кызыклы мәгълүмат алды: кайда туып-үсүе, әти-әниләре кем булуы, бар гомерен укытучылыкка биргән тормыш юлы, аның кызыксынулары һәм мавыгулары хакында хәбәрдар булды.

– Бүгенге иҗат кичәсен мин әти-әниемә багышлыйм. Кызганычка, күптән мәрхүмнәр инде. Бала һәм үсмер чакта алардан алган мәхәббәт һәм хәстәрлек өчен чиксез рәхмәтлемен. Тормышта барлык ирешкәннәрем барысы да аларга бәйле! – диде шагыйрь очрашуны ачып.

Александр 1958 елда Кушнаренко авылында туа. Гади авыл укытучысыннан алып М. Акмулла исемендәге педагогия университетының рус әдәбияты кафедрасы профессорына кадәр юл үтә. Ул төрле дәрәҗәдәге конкурсларда Гран-При һәм лауреат исемнәре яулаган зат, китап һәм мәкаләләр авторы.

2017 елда «Китап» нәшриятендә аның ике йөз шигыре һәм биш поэмасы тупланган «Курпы бүләге» җыентыгы дөнья күрде. А. Шуралевның шагыйрь осталыгын бер шигыре, бер строфасыннан ук белеп, танып була. Ул көйләр дә яза. Александр Михайлович йөздән артык җыр авторы.

Иҗат кичәсе А. Шуралев сүзләре һәм көйләренә язылган җырлар белән бергә үрелеп барды. Аларны Александр Десяткин, Гүзәлия Исламова, Мөнирә Хәмәтханова, район мәдәният йортының вокаль квартеты һәм автор үзе башкарды. Күппрофильле һөнәри колледж студентлары һәм автор башкаруындагы шигъри күчтәнәчләр беркемне дә битараф калдырмады.

Александр Шуралевның иҗат кичәсе рәхмәтле тыңлаучылар йөрәгендә онытылмас матур эз калдырды.


Айгөл ВӘЛИЕВА.
Читайте нас: